news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кече улын үтергән, олысын яралаган хатынның сак астында булу вакыты озайтылды

Альбина Исмәгыйлевага психолог-психиатр экспертизасы билгеләнгән.

(Чаллы, 10 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ике яшьлек улын үтергән һәм алты яшьлек малаен яралаган хатынның тикшерү изоляторында булу вакытын озайттылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Суд тикшерүченең Альбина Исмәгыйлеваның сак астында булу вакытын 2020 елның 7 мартына кадәр озайту турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Гаепләнүченең сәламәтлеге яхшы. Тикшерү гамәлләрендә катнаша ала», - дип ачыклык кертте Тикшерү комитеты вәкиле.

Альбина Исмәгыйлевага шулай ук психолог-психиатр экспертизасы билгеләнүе дә мәгълүм булды.

«Татар-информ» агентлыгы 7 октябрьдә Чаллының 59нчы комплексындагы йортларның берсендә 32 яшьлек хатын-кызның ике яшьлек улын пычак белән суеп үтерүе, алты яшьлек малаен яралавы, соңыннан үз-үзенә кул салырга омтылуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100