news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында янгында ир-ат зыян күргән

Янгын электр җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәүдән чыккан.

 Алабуга районында янгында ир-ат зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Йорты, мунчасы һәм гаражы юкка чыккан янгында хуҗаның бите пешкән, сулыш юлларына зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге сәгать бишләр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алабуга районы Колосовка авылында Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр алынган.

Урында янгын сүндерүчеләр зур булмаган агач йортны, янкорманы, мунча һәм гаражны ут колачлап алганын күргән.

Янгын сүндерүчеләр утны утыз минут эчендә сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә 160 квадрат метр мәйданда йорт, янкорма, мунча һәм гараж тулысынча янып беткән.

44 яшьлек хуҗаның бите һәм сулыш юллары пешкән. Ирне хастаханәгә салганнар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе булып, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.



news_right_1
news_right_2
news_bot