news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ут капкан фатирдан төтен белән агуланган хатын-кызны коткарганнар

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Яңа шәһәрдәге бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда ут капкан фатирдан төтен белән агуланган хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Яңа шәһәрдәге бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга 56нчы янгын-коткару часте, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар юл тоткан.

Төтен белән агуланган 46 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot