news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның атказанган төзүчесе Вил Хәсәнов вафат булган

Ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен дәрәҗәле бүләкләр алган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган төзүчесе Вил Хәсәнов вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Вил Хәсәнов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Башкортстан Республикасы атказанган төзүчесе», «Мактау билгесе» ордены, Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы, Россия Төзүчеләр берлегенең «Төзелеш даны» билгесе, В.И.Ленинның тууына 100 тулу уңаеннан «Фидакарь хезмәте өчен» юбилей медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100