news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең башкорт газетасы баш мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова вафат

Сәлимә Краснова-Игенбетова Самара өлкәсендә нәшер ителә торган татар «Бердәмлек», «Азан» һәм башкорт «Ыргыз» газеталарына ярдәм итә, аннары «Ыргыз» газетасының баш мөхәррире була, аның тәкъдиме белән «Без — башкортлар» журналы чыга башлый.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Ыргыз» башкорт газетасы, «Без — башкортлар» журналы баш мөхәррире, танылган шагыйрә Сәлимә Краснова-Игенбетова вафат булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

«Самара өлкәсе татар җәмәгатьчелеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтә булсын», — дип яза өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты И.Г.Шәкүров. 

Мәрхүмәне иртәгә, 11 ноябрьдә, соңгы юлга озаталар. Җеназа 11.00 сәгатьтә Середавин хастаханәсе янында була. Сәлимә Краснова-Игенбетованы Иске татар зиратына җирлиләр, диелә бу хәбәрдә.

Сәлимә Краснова-Игенбетова Самара өлкәсендә нәшер ителә торган татар «Бердәмлек», «Азан» һәм башкорт «Ыргыз» газеталарына баштарак акчалата, файдалы киңәшләре белән ярдәм итә. 2002 елда ул «Ыргыз» газетасының баш мөхәррире булып эшли башлый. 2007 елда аның инициативасы буенча «Без — башкортлар» журналы чыга башлый.

2017 елда Сәлимә Краснова-Игенбетованың 75 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәннәр. «Оренбург өлкәсенең кечкенә генә Җаек исемле башкорт авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә туып үссәм дә, дүртенче буын әби-бабаларымның шәҗәрәсе асыл дворян затларына барып тоташа», — дип сөйләгән булган ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100