news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яна башлаган ташландык йорттан дүрт сукбай чыгып котылган

Декабристлар урамындагы ике катлы бинаның бер бүлмәсенә ут капкан.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ут капкан ташландык йорттан дүрт сукбай чыгып котыла алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген кичен сәгать җиделәр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру өчен 112 номерына Декабристлар урамында ташландык бина януы турында хәбәр килгән. Йортның икенче катындагы бүлмәләрнең берсендә әйберләр һәм чүп-чар янган.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, дүрт сукбай ир-ат бинадан үзләре чыккан булган инде. Аларга табиб яки янгын сүндерүчеләр ярдәме таләп ителмәгән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндергән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100