Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә 924 литр эчемлек әйләнештән алынган
Сәүдә урыннарының 5есенең 3ендә җитешсезлекләр табылган
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге мәгълүматы буенча, 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Зәй районы территориясендә, алкоголь эчемлекләр әйләнешенә контрольлек итү максатында, 5 сәүдә ноктасында тикшерүләр үткәрелгән, шуларның 2сендә кайбер төгәлсезлекләр ачыкланган.
Бу вакытта районда законсыз яки сыйфатсыз алкогольле эчемлекләр әйләнеше ачыкланмаган. Ә менә ел башыннан 924 литр спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз