news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килде

Минзәләдә самолет һәлакәтендә зыян күргән биш кеше Чаллыга БСМПга, ә бер кеше РКБга җибәрелгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килде.

Монда Минзәләдә самолет һәлакәтендә зыян күргән кешеләрне алып килгәннәр иде, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Алдарак «Татар-информ» зыян күргән биш кеше Чаллыга БСМПга, ә бер кеше РКБга җибәрелгән дип хәбәр иткән иде.

Минзәләдәге фаҗига турында бүген 9.11 сәгатьтә мәгълүм булды. Борттагы 23 кешенең 16сы һәлак булды. Татарстан Президенты фаҗиганең самолет двигательләренең берсе эшләми башлау аркасында килеп чыгуны әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot