news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда мәтам көне дип игълан итте

Минзәләдә һәлакткә очраган самолетта 16 кеше вафат булды.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). 11 октябрь Татарстанда мәтам көне дип игълан ителде.

Әлеге йөкләмәне Минзәлә штабында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

«Минзәләдә оештырылган штаб киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьдә Татарстанда мәтам көне дип игълан ителүне әйтте», — диде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Самолет бортында 23 кеше булган, аларның 16сы һәлак булды. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot