news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә самолет һәлакәткә очраган урында тикшерүчеләр һәм прокуратура эшли

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗигадә алты кеше һәлак булган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәләдә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраган урынга Кама транспорт прокуроры килә.

«Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең сәбәпләрен тикшерәчәк, нигез булган очракта чаралар күреләчәк», — дип сөйләделәр күзәтчелек ведомствосында.

Моннан тыш, фаҗига урынына Россия Тикшерү комитетының транспорт тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары да килгән. Алар прокурорлар белән бергә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак.

Алдарак «Татар-информ» Минзәләдә җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Аның бортында 22 кеше булган. Якынча мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100