Минзәләдә һәлакәткә очраган самолеттан зыян күргән җиде кешене чыгарганнар

Фаҗига урынында Минзәлә гарнизоны эшли.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Минзәләдә һәлакәткә очраган җиңел моторлы самолеттан зыян күргән җиде кешене чыгарганнар, алар самолет салонында кысылып калган булган.

Фаҗига урынында Минзәлә гарнизоны эшли. Бу хакта «Татар-информ»га республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Алдарак агентлык Минзәләдә җиңел моторлы самолет егылып төшүен язган иде. Соңрак фаҗига урыныннан беренче фотолар пәйда булды.