Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коткаручылар Минзәләдә самолет һәлакәте урынында эшләрен төгәлләде
Фаҗига урынында 47 кеше һәм 15 берәмлек техника эшләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 октябрь, Павел Климчак). Минзәлә һәм Чаллы гарнизоны коткаручылары Минзәләдә L-410 самолеты һәлакәткә очраган урында эшләрен төгәлләде. Соңгы мәгълүматлар буенча, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы булган.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Минзәләдә самолет егылып төшкән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бары тик алты парашютчы гына исән калган. Коткаручылар 16 кешенең мәетен самолет салоныннан алды.
Фаҗига урынында 47 кеше һәм 15 берәмлек техника эшләде. Хәзер республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (843)288-46-53 номеры буенча кайнар элемтә телефоны эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз