Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда укучы баланы сукбай эт талаган
Аның иреннәре ертылган, борыны тырналган һәм кулы яраланган.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Фучик урамындагы 133нче йорт каршында бер малайга сукбай эт ташлануы турында мәгълүмат таралды.
Шаһитлар әйтүенчә, бала классташлары белән дустына кунакка барган, ә подъезд янында аңа эт ташланган. Эт баланың кулларын, битен һәм тәнен тешләгән.
Малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аның иреннәре ертылган, борыны тырналган һәм кулы яраланган.
«Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә башлаган.
«Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турындагы законнар буенча җирле үзидарә органнары эшенә бәя биреләчәк», — диде Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз