Фәндәс Сафиуллин вафат

Разил Вәлиев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин вафат.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Фәндәс Сафиуллин – отставкадагы Совет армиясе полковнигы, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе.