news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен 11 октябрьдә Чаллыда бирә башлаячаклар

Һәлак булганнарның туганнарын урнаштыру өчен Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә урыннар броньләнгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булган кешеләрнең мәетләрен туганнарына 11 октябрьдә Чаллыда бирә башлаячаклар.

Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары — Президентың Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов сөйләде.

Илнур Гарипов әйткәнчә, һәлак булганнарның мәетләре Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә китерелгән. Һәлак булганнарның туганнары белән психологлар эшли. Шулай ук аларның туганнарын урнаштыру өчен Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә урыннар броньләнгән.

«Хәзер һәлак булганнарның туганнарына психологлар белән бергә Чаллыга „Татарстан“ кунакханәсенә килергә тәкъдим итәчәкбез. Экспертлар вәгъдә иткәнчә, иртәгә иртән мәетләрне туганнарына тапшыра башлаячаклар», — диде Илнур Гарипов.

«Фаҗигадә 16 кеше һәлак булды, алты кеше зыян күрде. Яраланган кешеләр БСМПга, тагын бер кеше РКБга җибәрелде. Хәзер фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме, экспертлар эшли», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100