Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән
Янып үлүчеләрнең шәхесе ачыклана.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 12.24 сәгатьтә Васильево бистәсенең Яңа урамында йорт януы турында хәбәр килгән.
15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән янгын йортны ялмап алган булган.
13.03 сәгатьтә янгын сүндерелгән.
Беренче ир-атның мәете 13.00 сәгать тирәсендә табылган. 10 минуттан калган ике кешенең мәете табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.
Янгын 60 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз