news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина тракторга бәрелгән, бер кеше үлгән, бала комада

Һәлакәт кичә кич Татарстан белән Чувашия чигендә булган.

Татарстанда җиңел машина тракторга бәрелгән, бер кеше үлгән, бала комада
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина зур тизлек белән тракторга бәрелгән, бер кеше үлгән, бала комада. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә кич республиканың Чүпрәле районы юлында Татарстан белән Чувашия чигендә булган.

14нче модельле «Лада» автомобиле белән идарә итүче 27 яшьлек ир-ат зур тизлек белән такталар төялгән тагылма арбалы тракторга килеп бәрелгән.

Һәлакәттә җиңел машинаның 40 яшьлек пассажиры шунда ук үлгән. Машинадагы өч яшьлек бала да каты имгәнгән. Баланы баш сөяге-ми җәрәхәте белән комада килеш ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Машина йөртүче зыян күрмәгән.

Трактор йөртүченең таныклыгы булмаган, ә транспорт теркәлмәгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot