news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә кечкенә улы балконда бикләп калдырган хатын-кызны коткарганнар

Коткаручылар ишекне ачып, хатын-кызны чыгарганнар.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә 1,6 яшьлек улы балконда бикләп калдырган хатын-кызны коткарганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Заслонов урамында 1,6 яшьлек малай әнисен балконга ябып куюы турында хәбәр килгән. Хатын-кыз үзе чыга алмаган, ә малай елаган.

Коткаручылар ишекне ачып, хатын-кызны чыгарганнар. Ана белән бала зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100