news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән

Зыян күрүченең умыртка баганасы һәм боты сынган, шулай ук башы авыр җәрәхәтләнгән, аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр.

Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Чаллы-Тихоново тимер юлының 183нче чакрымында товар поезды локомативы тимер юл янында утырган хатын-кызны эләктереп алып киткән.

Зыян күрүченең умытка баганасы һәм боты сынган, шулай ук башы имгәнгән, аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр. Аның шәхесен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100