news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Оазис» мунча комплексында янгын чыккан

Янгын комплексның бер саунасында чыккан.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә мунча комплексында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Гафиятуллин урамындагы «Оазис» сәламәтләндерү үзәгендә янгын турындагы мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 минут элек килде. Урынга икенче ранг буенча янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының җирле бүлекчәләре чыкты», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Янгын комплексның бер саунасында булуы ачыкланды. 

Гарнизон хезмәткәрләре тиз арада янгынны сүндерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot