Яр Чаллыда "Лада" һәм "Газель" бәрелешү сәбәпле 60 яшьлек ир-ат зыян күргән

Фаҗига БСИ бистәсенең Иске Сарман урамында була.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Яр Чаллыда җиңел машина һәм "Газель" бәрелешү сәбәпле, 60 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген көндез 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына БСИ бистәсенең Иске Сарман урамында 4нче модель "Лада" һәм йөк машинасы "ГАЗель" бәрелешү турында хәбәр килеп ирешә.

Вакыйга булган урынга килгән 89нчы номерлы эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, двигатель януны булдырмас өчен, аккумуляторларны өзеп куйган.

Авария аркасында "Лада"ны йөрткән ир зыян күргән. Ул кабыргалары сыну сәбәпле, хастаханәгә озатылган.