Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Finiko финанс пирамидасы кертемчеләренә зыян миллиард сумнан арткан
Бүгенгә Finiko кертемчеләреннән 3300 гариза теркәлгән.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Finiko пирамидасының җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына китте. Моңа күпсанлы кертемчеләргә китерелгән зур зыян һәм аларның география сәбәп булган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, финанс пирамиданың кертемчеләре Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Германиядә, Австриядә, Венгриядә, Казахстанда, Кыргызстанда, АКШ һәм башка илләрдә яши.
Россия Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматы буенча, кертемчеләргә зыян миллиард сумнан артып киткән, һәм ул тәгаенләнмәгән.
Бүгенгә Finiko кертемчеләреннән 3300 гариза теркәлгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты башлыгы Сергей Лебедев Finiko пирамидасын оештыручыларга карата мошенниклык турындагы җинаять эшен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаментына тапшыру турында карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз