news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз аферистларга 190 мең сум акча күчергән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда әби кеше үзен бәлагә юлыккан улы дип белдергән аферистка акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә 82 яшьлек әбигә билгесез ир шалтырата һәм ярдәм сорый. Аның тавышы аңа улы тавышына охшаган кебек тоела. Ир-ат авариягә эләгүе һәм аңа, мәсьәләне хәл итү өчен, ашыгыч рәвештә акча кирәк булуын сөйли.

Куркып калган, әби «улына» ярдәм итәргә булган һәм өенә килгән ир-атка 190 мең сум акча биргән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot