news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элда Татарстаннан килгән микроавтобус Росгвардия машинасы белән бәрелешкән

Сишәмбе көнне Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында килеп чыккан авариядә дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Марий Элда Татарстаннан килгән микроавтобус Росгвардия машинасы белән бәрелешкән

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Марий Эл Республикасында Татарстаннан килгән микроавтобус Росгвардия машинасы белән бәрелешкән, бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Марий Эл Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте сишәмбе иртәсендә, 8 сентябрь көнне, республиканың Медведево районында Йошкар-Оладан Яшел Үзәнгә бара торган юлда килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Татарстан номерлары куелган «Форд» микроавтобусының 29 яшьлек йөртүчесе Росгвардия идарәсенең үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче «Лада» автомобилен абайламый калган һәм аны чын мәгънәсендә юлдан «кысып» чыгарган.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук җиңел автомобильдәге өч пассажир зыян күргән.

«Лада» автомобиленең 27 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100