Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ярты елда 2020 елның гыйнвар-июненә караганда үлүчеләр саны арткан
Шул ук вакытта, республикада туучылар саны 2,9 процентка кимегән.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 2021 елның беренче алты аенда Татарстанда 25 меңнән артык кеше вафат булган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9,2 процентка күбрәк. 2019 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 18,3 процентка арткан, дип хәбәр итә Росстат.
Ведомство мәгълүматлары буенча, июнь аенда коронавирус инфекциясеннән 419 кеше якты дөнья белән хушлашкан, шуларның 388е өчен вирус үлемгә китергән төп сәбәп булган.
Шул ук вакытта, республикада туучылар саны 2,9 процентка кимегән.
Үлүчеләрнең саны арту тулаем алганда Россия буенча да күзәтелә. 2020 ел белән чагыштырганда ул – 16,2, ә 2019 елның беренче яртыеллыгына караганда 19,7 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз