news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда участок мастеры фермада төзелеш эшләре вакытында һәлак булган

«Төзелеш эшләре алып барган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә иртән Актаныш районының Чишмә авылында булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, фермада төзелеш эшләре алып барган вакытта 50 яшьлек участок мастеры һәлак булган.

Ачыкланганча, ул ферманың нигезе өчен казылган канауга төшеп, анда эшчеләргә тиешле күрсәтмәләр биргән. Шуннан соң өскә күтәрелгән вакытта ычкынып китеп, бетон түшәлгән канауга егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат хастаханәдә үлгән.

Шунысын да искәртик: мастерның башында каскасы булмаган, аягына сланцы кигән, канауда исә өскә менү өчен баскыч куелмаган булган.

«Төзелеш эшләре алып барган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100