news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стадионда гомере өзелгән тамашачының Татарстан Югары суды судьясы булуы ачыкланды

"Рубин" – "Локомотив" командалары арасындагы кичәге матч күңелсез хәл белән истә калды.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). "Казан Арена" стадионында узган "Рубин" – "Локомотив" командалары арасындагы матч вакытында Казан клубы тамашачысы, өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге тамашачы Татарстан Югары суды судьясы булып чыкты. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итте.

"Рубин"ның 60 яшьлек тамашачысы Вячеслав Грицковның үлеме уңаеннан Татарстан Югары суды рәсми сайтында некролог бастырылган, дип яза әлеге басма. Зур һөнәри тәҗрибәгә ия судья Югары судка 2008 елда билгеләнгән. Быелның 13 маенда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot