news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә узган тәүлектә коронавирустан иң күп үлем очрагы теркәлде

Россиядә пандемия башлаганнан бирле 142 253 кеше коронавирустан вафат булган.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 752 кеше вафат булган.

Федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бу пандемия башланганнан бирле илдә рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының максималь саны. Инде биш көн рәттән ковидтан вафат булучылар саны 700дән артык.

Узган тәүлектә коронавирустан вафат булучыларның иң күбе Мәскәү (108), Санкт-Петербург (102) шәһәрләрендә, Түбән Новгород һәм Иркутск өлкәләрендә (28әр), Краснодар краенда (22) һәм Ростов өлкәсендә (21) теркәлгән.

10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә пандемия башлаганнан бирле 142 253 кеше коронавирустан вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100