news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда көчле җил аркасында биек кран ауган, кранчы хатын-кыз һәлак булган

Ауган кран төзелеш мәйданчыгындагы коймаларны да җимергән.

Чаллыда көчле җил аркасында биек кран ауган, кранчы хатын-кыз һәлак булган
Фото: Валентин Кулагин

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллының Тынычлык проспектында биек кран ауган. Бу вакытта аның эчендә хатын-кыз булган.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ауган кран төзелеш мәйданчыгындагы коймаларны да җимергән.

Агентлыкның үз хәбәрчесе белдергәнчә, фаҗига урынына килгән коткаручылар 48 яшьлек кранчы хатын-кызны кран эченнән чыгарган. Ул һәлак булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100