news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада башы белән койма астына кысылып калган хатын-кызга коткаручылар ярдәм иткән

Хатын-кызны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Буада башы белән койма астына кысылып калган хатын-кызга коткаручылар ярдәм иткән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте фотосы

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буада Вахитов урамында хатын-кыз йорт янындагы койма астына башы белән кысылып калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, зыян күргән хатын-кыз койма астыннан үзе генә чыга алмаган.

Урынга килгән коткаручылар 50 яшьлек хатын-кызны койма астыннан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100