news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшьләрнең сугышуы видеога эләккән

Чаллыдагы сугышуның видеоязмасын социаль челтәр кулланучылары урнаштырды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшьләрнең массакүләм сугышуы видеога эләккән. Видеоязманы шаһитләр социаль челтәргә урнаштырды.

Кадрларда ишегалдында юл буенча чит ил машинасы һәм «Лада» автомобиле торганы күренә. Алар янында берничә кеше, шул исәптән кызлар да бар.

«Лада» автомобиле янында ике егет өченчесен кыйный. Бер мизгелдә алар егетне җиргә ега һәм башына тибә башлыйлар. Егетне бер кыз яклап чыга һәм егет аягына баса ала.

Берникадәр вакыттан соң җәнҗалда катнашучыларның берсенең кулында автоматка охшаган предмет пәйда була һәм алар кабаттан сугыша башлый.

«Татар-информ”га билгеле булганча, хәзерге вакытта полиция җәнҗалның сәбәпләрен һәм анда катнашучыларның шәхесен ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100