news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпфатирлы йортта чыккан янгыннан хатын-кыз белән балалар чыгып котылган

Янгын сүндерүчеләр йортның югары катларыннан 15 кешене коткарган, зыян күрүчеләр юк.

Казанда күпфатирлы йортта чыккан янгыннан хатын-кыз белән балалар чыгып котылган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан күпфатирлы йорттан хатын-кыз белән балалары чыгып котылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 10.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Чехов урамында 57нче йортта фатир януы турында хәбәр килде», – диелгән министрлык мәгълүматында.

1нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 15 катлы торак йортның унынчы катындагы фатирның ванна бүлмәсендә янгын чыгуын ачыклаган.

Фатир хуҗабикәсе балалар белән бергә төтен таралган фатирдан үзләре чыккан. Янгын сүндерүчеләр йортның югары катларыннан 15 кешене коткарган.

Янгын 0,5 кв метрга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot