Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочи үзәгендә, йорт җимерелеп, олы яшьтәге хатын-кыз һәлак булган
Йорт барак тибында, авария хәлендә булган. Җимерелүнең сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Сочиның Үзәк районының Виноградлы урамында торак йортның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Көньяк төбәк эзләү-коткару төркеме матбугат хезмәтеннән.
"Җимерелгән йорт өлешендә 65 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Йорт барак тибында, авария хәлендә булган", - дип белдергәннәр матбугат хезмәтеннән.
Урында гадәттән тыш хәлләр һәм Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Җимерелүнең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз