news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең РИО сәүдә үзәгендә чыккан янгында 14 кеше зыян күргән

Янгынга катлаулылык буенча дүртенче дәрәҗә бирелгән.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Дмитров шоссесында сәүдә үзәгендә янгын чыккан, кешеләрне эвакуциялиләр, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Мәскәү буенча Россия Гадәттә тыш министрлыгының Баш идарәсе Кризис хәлләре белән идарә үзәгенең оператив кизү сменасына бүген 17.39 сәгатьтә Дмитров шоссесы 163А йортының 1 корпусында төтен чыкканлыгы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу адрес буенча РИО сәүдә үзәге урнашкан. Янгын икенче катта килеп чыккан, текстиль продукция яна. Куе төтенләү төтенне бетерү системасы эшләмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Янгынга катлаулылык буенча дүртенче дәрәҗә бирелгән.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 80 хезмәткәре эшли. Янгын вакытында зыян күрүчеләр саны 14 кешегә җиткән, дип хәбәр итә «Известия»
 

news_right_1
news_right_2
news_bot