news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында бер хатынны яшен сугып үтергән, икенче хатын авыр хәлдә хастаханәдә

Ютазы авылында яшәүче ике хатын-кыз скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә урамга чыккач, яшенле яңгыр башлана.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Ютазы районында бер хатынны яшен сугып үтергән. Аның белән булган икенче хатын да җитди зыян күргән. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итте.

Фаҗига 9 июньдә була. Ютазы авылында яшәүче ике хатын кич белән урамда йөрергә чыга. Алар скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Шул вакытта яңгыр ява башлый.

Бер мизгелдә яшен суга. Ике хатын да имгәнә. 61 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Икенчесе хатынны Урыссу хастаханәсенә озаталар. Ул авыр хәлдә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot