Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дары заводында янгын чыкты
300 квадрат метр мәйданда дүрт катлы җитештерү бинасының түбәсе янып киткән, зыян күрүче булмаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Казан дары заводында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Казан дары заводы территориясендә янгын турында хәбәр бүген 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына 15 сәгать 52 минутта килде», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ут 300 квадрат метр мәйданда җитештерү бинасының түбәсен ялмап алган. Дары һәм шартлаткыч матдәләр яну куркынычы юк.
Урында Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре һәм 35 номерлы махсус идарә бүлекчәләре хезмәткәрләре эшли.
16 сәгать 54 минутта 300 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән, кешеләр зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз