Татарстанда мазутлы резервуардагы янгын сүндерелгән

Өченче тапкыр күбек сиптерү нәтиҗәле булган

 (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районы Круглое поле бистәсендә резервуардагы янгын сүндерелде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“Янгын 14.12 сәгатьтә сүндерелде. 13.40 сәгатьтән 14.07 сәгатькә кадәр өченче тапкыр күбек сиптерү нәтиҗәле булды”, - диелгән хәбәрдә.