Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Кисәтү 11 майдан 17 майга кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кисәтү 11 майдан 17 майга кадәр гамәлдә булачак.

«Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары— 4нче класслы булуы көтелә», - диелә Татарстан Гидрометеорология хәбәрендә.