news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тукай районы Комсомолец җирлегендә яңа төзелгән йорт янган
Ел башыннан районда 53 янгын очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

tukai-rt.ru
(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Ялларның соңгы көнендә, Тукай районы Комсомолец бистәсендә яңа төзелгән йорт янган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Хуҗаның әйтүенчә, йортка керер өчен атна-ун көнлек кенә эш калган булган. Янгын чыккан көнне төзүче-малярлар эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр, йортта беркем дә булмаган.
Күршеләр башта өйалды тәрәзәсе шартлап ярылган тавышны ишетә, аннары төтен торбасыннан төтен чыкканын күреп алалар. Алар шунда ук янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраталар.
Кызганычка, төзелеш өчен миллионнар кереп киткән йортны коткарып калып булмый. Хуҗаның әйтүенчә, иминиятләштерү срогы да биш көн элек кенә чыккан булган. Бүген янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ел башыннан районда 53 янгын очрагы теркәлде. Шуларның бишесе май аена туры килә. Янгыннарның иң күбе Кече Шилнәдә (3), Иске Җирекледә (3) булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot