Сүрия һәм Гыйракка кыстап сугышчылар җыю шиге белән, сакчылык органнары хезмәткәрләре татарстанлыны тоткарлаган

Ул кеше федераль эзләүдә булган

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) һәм ЭЭМ хезмәткәрләре Мәскәүнең Төньяк-көнбатыш округында татарстанлыны тоткарлаган. Ул Россиядә тыелган “Хизб-ут Таһрир әл-Ислами” халыкара террористик оешмасының актив катнашучысы санала. Ир-егет россиялеләрне Сүрия һәм Гыйракка сугышчылар сыйфатында кыстап җыюда шикләнелә. Ул кеше Россия кануннары буенча террористик дип табылган оешмада катнашкан өчен (РФ ҖКның 205.5 маддәсенең 2 нче өлеше) федераль эзләүдә булган.

Бу хакта Россия ЭЭМның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә. Тотылган кеше аны эзләү турында игълан иткән Татарстан хокук сакчыларына тапшырылган.