news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йорт, сарай, мунча янып беткән һәм бер кеше үлгән

Янгын бүген Биектау районының Олы Битаман авылында булган.

Татарстанда йорт, сарай, мунча янып беткән һәм бер кеше үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йорт, сарай һәм мунча янып беткән, 59 яшьлек ир-ат үлгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.46 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына республиканың Биектау районының Олы Битаман авылында Казан урамында йорт януы турында хәбәр килгән.

Янгын йортны, сарайны һәм мунчаны, барлыгы 84 кв метр мәйданны чорнап алган.

Янгын хәрабәләре арасында 59 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100