news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә 79 йорт яны участогын судан арындырдылар

Республиканың Азнакай районында Тымытык торак пунктында түбән күперне су басу мөмкинлеге фаразлана.

Татарстанда бер тәүлектә 79 йорт яны участогын судан арындырдылар

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт торак пунктта 79 йорт яны участогын судан арындырдылар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада су 52 см дан 190 см га кадәр күтәрелде. Казанда Киндерле, Югары Ослан районында Сулица һәм республиканың Кайбыч районында Бәрле елгаларында катлаулы вәзгыять саклана.

40 йорт яны территориясе, биш түбән күпер һәм бер грунт юлы су баскан килеш кала. Столбище авылында 20, Куралово авылында 9, Тынычлык бистәсендә 6 территория, Тимофеевка торак пунктында өчәү һәм Аки бистәсендә һәм Зур Күккүз авылында берәр участок су астында кала.

Сулица елгасында бозны шартлату нәтиҗәсендә су биеклеге 40 см га кимегән. Җимерелгән бозның гомуми мәйданы 360 кв. м тәшкил иткән.

Бер тәүлек эчендә 79 йорт яны территориясен судан арындырганнар — өчесе Федоровский авылында, Столбище бистәсендә 70, Аки бистәсендә биш, шулай ук Шигаево авылында бер кишәрлекне судан азат итә алганнар.

10 апрельгә Азнакай районының Тымытык торак пунктында бер түбән күперне су басу мөмкинлеге фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100