news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобиль юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән

Авария кичә кичке сәгать тугыз тирәсендә Базарлы Матак-Болгар юлында булган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль караңгыда юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария кичә кичке сәгать тугыз тирәсендә Базарлы Матак-Болгар юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel авомобиле белән идарә итүче 26 яшьлек йөртүче иминлек тизлеген сайламаган һәм машина белән бер юнәлештә юл буенча барган 49 яшьлек ир-атны бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык  кайтаргыч элементлар булмаган.

Ир-ат тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100