news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә янгын чыккан йорттан ике кешене коткарганнар

Янгын бүген иртән Чехов урамындагы йорт подвалында чыккан.

Әлмәттә янгын чыккан йорттан ике кешене коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә ике катлы йорт подвалында янгын чыккан. Ике кешене коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 6.30 сәгатьтә 101 янгын сагына Чехов урамындагы 40нчы йорттан төтен чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр бу йортта яшәүче ике кешегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан.

Йортны тикшергәннән соң ачыкланганча, подвалда чүп-чар янган булган.

Янгын сүндерүчеләр йорт подъездындагы төтенне бетерү өчен махсус техника кулланган.Алар 6.39 сәгатьтә 6 кв. метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбе ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100