420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Уфадагы Республика клиник хастаханәсендә табиблар һәм пациентлар арасында 170 кеше коронавирус йоктырган дип шикләнәләр. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә.
Шунысы да билгеле: 6 апрельдән Уфадагы Республика клиник хастаханәсен карантинга япканнар.
Табиблар һәм пациентлардан алынган 170 анализны Роспотребнадзорның Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә кабат тикшерүгә җибәргәннәр.