Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда 9 көндә 10 кеше сәфәрендә фаҗигагә юлыккан
Һәлак булучыларның 3се – Казанда
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда мартның 9 көнендә юлда фаҗигале төстә 10 кеше бакыйлыкка китеп барган, 85е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Үлемен сәфәрдә табучыларның 3се һәм тәне каза күрүчеләрнең 37се – Казанда.
Татарстан ЮХИДИ идарәсе статистикасы шуларны раслый.
Кичә сәгать 14.05тә Мәскәү – Уфа юлының Балык Бистәсе турысындагы 913 нче чакрымында "ВАЗ-21099” машинасы рулена утырган 1961 нче елгы ир, борылганда, тиешле кырый якта урын алмаганга, үзе белән бер үк юнәлештә барган “Лада Приора”га бәрдергән. Нәтиҗәдә, соңгысында барган пассажир – 2014 елда туган сабый бала хастаханәгә озатылган.
Сәфәрләр иминлек булсын өчен, ЮХИДИлеләр юлларда игътибарлы булырга, һава торышы шартларын исәпкә алырга һәм юл билгеләре таләпләренә буйсынырга өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз