Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер көн эчендә Казанда юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән
Бер авария иртән Әхтәмов урамында, икенчесе кичтән Җиңү Проспектында була.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә республика башкаласында ике авария булган. Аларның икесендә дә балалар зыян күргән.
Беренче юл-транспорт һәлакәте иртән Әхтәмов урамында булды. «Лада Ларгус» шоферы Renault автомобиле белән бәрелешә. Авариядә чит ил машинасының 11 яшьлек пассажиры зыян күрә.
Икенче авария кичке җидедә була.
«Җиңү проспекты буенча 93 номерлы йорт каршында Volkswagen машина йөртүчесе KIA автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә KIA автомобилендә булган 4 яшьлек пассажир зыян күргән», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз