Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янган шәхси йортта ике ир-ат мәете табылган
Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында башланган булырга мөмкин.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Чирмешән районының Лашман авылында Совет урамында шәхси йорт янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр бүген төнге икедә 101 нче янгын сагы номеры буенча килде. Янгын мәйданы 80 кв. м тәшкил итте.

Янгын тулысынча сүндерелә. Янган йортта 60 яшьләр тирәсендәге ике ир-атның гәүдәсе табыла. Аларның берсе - йортның хуҗасы.

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана. Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында башланган булырга мөмкин, дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз