Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды судьясы Рәис Абдуллин вафат булган
Рәис Абдуллинга 64 яшь иде.
(Казан, 10 мара, «Татар-информ»). Татарстан Югары судының суд составы рәисе Рәис Абдуллин вафат булган. Аңа 64 яшь иде. Бу турыда суд сайтында хәбәр ителә.
Рәис Абдуллин 39 елдан артык гомерен суд системасына багышлаган. Югары судта 1985 елдан бирле эшләгән, ике тапкыр Татарстан Судьялар советы составына сайланган. Ул Татарстанның атказанган юристы, Россиянең атказанган юристы исемнәренә ия булган.
Татарстан Югары суды коллективы Рәис Абдуллинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, ул коронавирус инфекциясе белән авырудан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз