news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпфатирлы йортта янгында бала зыян күргән

Якынча мәгълүмат буенча, янгын бала бүлмәсендә өстәлдә чыккан

Казанда күпфатирлы йортта янгында бала зыян күргән
ТР Прокуратурасы

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда күпфатирлы йортта янгында бала зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары белешмәләре буенча, янгын бүген Әмирхан проспектындагы йортларның берсендә чыккан. Янгында 16 яшьлек бала зыян күргән. Аны хастаханәгә салганнар.

Якынча мәгълүмат буенча, янгын бала бүлмәсендә өстәлдә чыккан.

Һәлакәт урынына Казанның Яңа Савин районы прокуроры Сергей Брынза килергә чыккан. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot